Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә полиция хезмәткәрләре исерек машина йөртүчене тоткарлады

Бүген битлек-перчатка режимын бозучыларны ачыклау буенча рейд барышында полиция хезмәткәрләре руль артына исерек килеш утырган ир-атны тоткарлаган.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары шәхси саклану чараларын куллануны тикшерү өчен транспорт чарасын туктатырга була. Ләкин шофер  аларга игътибар бирмәгән. Шуннан соң полиция автомобильне куып тота. Әңгәмә нәтиҗәсендә машина йөртүченең алкогольле эчемлекләр куллануы ачыклана.

Ир-ат җаваплылыктан качарга ниятли.  Ләкин аяк киемен югалту сәбәпле ерак китә алмый. Полиция хезмәткәрләре аны куып тота.  
Полиция бүлегендә аның 2011 елдан 2012 елга кадәр һәм 2016 елдан 2018 елга кадәрге вакыт аралыкларында  транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгәне ачыклана.

Аңа карата административ беркетмә төзелә, ә машинасы штрафстоянкага озатыла.

Фото:http://zt116.ru

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса