Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Бурычлыларны аулыйлар

Алимент түләмәүчеләр белән көрәш дәвам итә. Әлмәттә аларның бурычы 19 миллион сумнан артып киткән.

Бурычлыларны, гадәттә, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәләр, төзәтү эшләренә җибәрәләр, милекләренә арест салалар. Суд приставлары атна саен алар буенча рейдлар уздырып, тиешле чаралар күреп тора. Бурыч күләме 10 мең сумнан артып китә икән, кешенең машина йөртү хокукын чиклиләр. Бу алым үтемле, дип билгели суд приставлары. Аеруча такси хезмәтендә өстәмә акча эшләүчеләрне уйланырга мәҗбүр итә.

Бер көн эчендә суд приставларына 10 фатирның берсендә генә ишек ачтылар. 40 яшьлек ир-атның алименты 600 мең сумнан артып киткән. Әмма бу фатирда ул күптән яшәми булып чыкты. Бүген биредә яшәүче хуҗаның сүзләрен актка теркиләр. Закон буенча ир-ат яшәү урынын үзгәртүе турында хәбәр итәргә тиеш булса да, ул качып йөрүне кулайрак дип тапкан. Хәзер аны эзләүгә керешәчәкләр.

Суд приставлары сүзләренә караганда, 2020 елда барлыгы 23 бурычлы административ җаваплылыкка тартылган, 7 кешегә карата җинаять эше ачылган, 30 дан артыгын эзләү белән мәшгульләр.

Фото:архив/ "Әлмәт таңнары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса