Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә тренер-педофил хөкем ителде

13 ел һәм 6 ай буена ир-ат катгый режимлы колониядә утырачак һәм табиб-психиатрда мәҗбүри дәвалану узачак.

Ул кечкенә спортчы кызны көчләгән өчен хөкем ителде.
Судта ачыкланганча, узган елның февраль башында бер медицина учреждениесе бассейнында йөзү буенча 50 яшьлек тренер 9 яшьлек кызны көчләгән. Соңрак җинаятьче тренер хатын-кызлар киенү бүлмәсенә кергән һәм янә бала көчләгән.

Экспертлар ир-атның җенси яктан адекват хәлдә булмавын ачыклаган.
Суд әлмәтлене «Җенси характердагы көчләү гамәлләре» маддәсе буенча гаепле дип тапкан һәм аңа табиб-психиатрда мәҗбүри дәвалану шарты белән 13 ел һәм 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән. Моннан тыш, ир-ат 7 ел буе балалар белән эшли алмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса