Әлмәтле акча урлаган өчен хөкем ителгән
Әлмәт шәһәр суды гражданинга зур зыян китереп, чит кеше милкен яшерен урлауда гаепләү буенча җинаять эше тикшергән.
Тикшерү органнары хәбәр иткәнчә, хөкем ителүче хатын-кыз 2020 елның маенда кичке вакытта таныш ир-атның фатирында була, исерек хәлдә ул аның кредит картасын урлый.
Хатын-кыз аның белән кибеттә түли, аннары картадагы акчаны ала.
Нәтиҗәдә ир-ат 59 565 сум 77 тиен акчасыннан колак кага.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа