Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен 250 дән артык кеше штрафка тартылган

2 апрельдән закон бозучыларга 15 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф яный.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе белгечләре 1 апрельгә үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен 28 беркетмә төзегән. Чит илләрдән килгән һәм авырулар белән элемтәгә кергән татарстанлыларны штрафка тарттылар, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

"01.04.2020 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 30.03.2020 ел, № 234 карары нигезендә, үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен административ җаваплылыкка идарә белгечләре тарафыннан РФ КоАП 6.3 ст.буенча (гражданнарга 100 сумнан 500 сумга кадәр штраф) 252 граждан җәлеп ителде», - дип шәрехләделәр Роспотребнадзорда.

Ведомствода шулай ук 2 апрельдән закон бозучыларга 15 меңнән 40 мең сумга кадәр җитди штрафлар яный, дип билгеләп үттеләр.

Моннан тыш, Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, судка кальян хезмәтләре күрсәтүне туктату турында 15 материал тапшырылган. 12 материал буенча биналарның эшчәнлеген 60 тан 90 тәүлеккә туктатып тору турында карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: коронавирус