Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә идарәче компания дымлы подвал өчен штраф түләячәк

ТР торак инспекциясе судка мөрәҗәгать итте.

"Первый поселок" идарәче компаниясе киптерелмәгән подвал өчен штраф түләячәк. Судның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, эшчеләр кирәкле эшләрне вакытында башкармаган. ТР торак инспекциясе Тельман урамындагы 58а йортның подвалын киптерүне таләп итә. Дым шактый мәшәкать тудыра, баскыч мәйданчыкларында баскычларны ремонтларга комачаулый.

6 декабрьдә инспекция кабат тикшерергә килгәндә, бер ни дә үзгәрмәгән була. Идарәче компания вәкиле гаепне кире какты. «Күрсәтмә үтәлде», - дип раслый вәкил. Инспектор исә үтәү сроклары бозылган дип аңлата. Нәтиҗәдә мировой суд идарәче компаниягә 130 мең сум күләмендә штраф билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса