Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Елга ике тапкыр аек булмаган хәлдә руль артына утырган әлмәтлегә хөкем карары чыгарылды

Җинаять эшен судта карадылар.

Әлмәттә бер елда ике тапкыр исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчегә хөкем карары чыгарылды. Әлмәт  шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, беренче тапкыр ир-ат автоинспекторларга быелның июнендә эләккән. Ул чагында аңа 30 мең сум штраф билгеләнгән һәм ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Әмма машина йөртү таныклыгын автомобильче тапшырмаган, өстәвенә язмышын тагын бер кат сынап карарга булган. Октябрьдә автоинспекторлар ир-атны тагын туктаталар, ул үзе әйтүенчә, сәфәр алдыннан сыра эчкән. Алкотектор сулаган һавада алкоголь микъдары 0,977 мг/л тәшкил иткән (рөхсәт ителә торган норма 0,16 мг/л булганда).

 Суд залында автомобильче гаебен таныды. Җәза рәвешендә аңа 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләгәннәр һәм ике ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр. Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм шикаять ителергә мөмкин, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса