Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле танышын үтергәнче тәртә кисәге белән кыйнаган

Ир-атны сигез елга колониягә җибәргәннәр.

Җәзаны Әлмәт кешесенә кыйнау һәм зыян күрүченең үлеменә китергән өчен бирделәр. Эш материаллары буенча, эштә ике ир-ат арасында  җәнҗал чыга. Эш фигуранты агач тәртә кисәген эләктереп ала да, өч тапкыр  икенче кешенең башына суга. Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән шул ук төнне үз фатирында үлгән, диелә эш материалларында.

Утырышта әлмәтле гаебен кире какты. Аның сүзләренчә, ул зыян күрүченең башына бер генә тапкыр суккан һәм үлем аның аркасында булмаган, дип саный.

Суд карары буенча әлмәтле  сигез елга катгый режимлы колониягә җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса