Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлене танышын каты кыйнаган өчен рәшәткә артына утыртканнар

Эш фигуранты ел ярымга гомуми режимлы колониядә утыруга хөкем ителде.

Танышын каты кыйнаган Әлмәт кешесе хөкем карарын тыңлады. Эш материаллары буенча, ачуланышу вакытында аек булмаган гаепләнүче зыян күрүчене асфальтка егып, кыйнарга тотынган. Сугулар аяклар һәм куллар белән янбаш өлешенә, биткә туры килә. Ир-ат, экспертлар бәяләве буенча, мораль һәм физик зыян алган. Моннан тыш, кыйналганнан соң сөяге сына, моны сәламәтлеккә авыр зыян дип бәялиләр.

Утырышта әлмәтле гаебен таныды. Аңа гомуми режимлы колониядә утыру белән ел ярым ирегеннән мәхрүм итү билгеләнде, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса