Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Аферистлар әлмәтлене медицина полисын алыштыру сылтавы белән алдаган

Бу яңа мошенниклык схемасы.

Җинаятьчеләр 43 яшьлек шәһәр кешесенә кәгазь документны читтән торып озынайтырга яки электронга алыштырырга тәкъдим иткәннәр. Ул ризалык биргәч, җинаятьчеләр телефонга җибәрелгән кодны әйтергә кушканнар. Ханым, шикләнеп, трубканы куя. Соңрак аңа смс килә. Анда кемдер аның дәүләт хезмәтләре порталындагы битенә кергән, дип хәбәр ителгән була. Текстта элемтә өчен номер да була. Шәһәр кешесе куркып аңа шалтырата. Алга таба вакыйгалар иске мошенниклык схемасы буенча була. Башта хатын-кыз белән «Банкның әйдәп баручы белгече», аннары «финанс бүлеге башлыгы» сөйләшкән. Алар: банк хезмәткәрләре арасында мошенниклар бар һәм аларга ышанырга ярамый, шуңа күрә «бөтен акчаны кулга төшереп, башка финанс оешмасына күчерергә кирәк», - дип ышандыралар.

Таныш булмаган кешеләргә ышанып, Әлмәттә яшәүче хатын-кыз 2 848 000 сум акча алган. Ике көн дәвамында ул аларны аферистларга күчерә. Ләкин тегеләр акча таләп итүләрен дәвам итәләр. Алар «кредит потенциалын» ябарга һәм тагын 143 000 сум күчерергә тәкъдим итәләр. Хатын - кызның акчасы инде булмаган, шуңа күрә ул кредит рәсмиләштергән һәм бөтен сумманы мошенниклар хисабына җибәргән. Алдау турында ул бер айдан соң гына сизә-аңа гамәлдәге займ буенча беренче взнос кертергә кирәклеге турында хәбәр килә. Хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса