Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Мошенникларга акча җибәрергә ашыккан әлмәтле юл-транспорт һәлакәтенә эләккән

Һәлакәттән соң да аферистлар хатын-кызны ашыктыруларын дәвам итәләр.

Җинаятьчеләр мессенджерда 55 яшьлек әлмәтле белән элемтәгә кергәннәр. Алар үзләрен аның элеккеге начальнигы дип таныштырганнар һәм хәтта аның фотографиясен дә кулланганнар. Шуның аркасында хатын-кыз бернәрсәдән дә шикләнми. Әңгәмәдәш ханым элек эшләгән бүлектә  «тикшерү» турында хәбәр итә. Аңа сораулар бар һәм «ФСБ»дан шалтыратуларны көтәргә кирәк, ди. Ханым Казан шифаханәсендә ял иткән, шуңа күрә процедуралар аркасында шалтыратуларны калдырган. Икенче көнне ул  шалтырата.  Ят кеше мошенникларның янәсе аның исеменә кредитлар рәсмиләштергәннәрен сөйләде. Ул яңа займ рәсмиләштерергә һәм акчаларны «куркынычсыз счетка»  күчерергә тәкъдим итә. Аферистлар үз корбаны белән 4 көн аралашкан. Шул вакыт эчендә ул төрле банклардан 4 512 000 сумлык өч кредит алган. Бу акчаларны хатын-кыз билгесез счетларга күчергән.

Аралашуның соңгы көнендә шәһәр кешесе акчаны мөмкин кадәр тизрәк җибәрергә теләгән. Ул ашыгып юл-транспорт һәлакәтенә эләкте. Ләкин бу да мошенникларны туктатмый: алар автомобильне калдырып банкка җәяү баруны таләп итәләр. Бу хәлгә хатынның улы күзләрен ача. Бу вакыт эчендә егет берничек тә әнисе белән элемтәгә керә алмый: әнисе әле трубканы алмый, әле эш белән мәшгуль булуына сылтый. Ир-ат, ниһаять, әнисе белән аралашкач, ул тиз генә эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, аңа алдау схемасы турында сөйлие һәм аны полиция бүлегенә китерә.

Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса