Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә иптәшен үтерергә теләгән шәһәр кешесенә хөкем чыгардылар

Зыян күрүче битараф булмаган күршеләре ярдәмендә исән калган.

Әлмәттә Фәхретдин урамындагы 3 нче йортның бер фатирында канлы низаг килеп чыккан. Эш материаллары буенча, фигурант танышы компаниясендә эчкән. Кинәт килеп чыккан ызгыш вакытында шәһәр кешесе пычакны эләктереп ала. Башта иптәшенең муенына һәм кулына салкын корал белән берничә тапкыр суга. Аннары йодрыгы белән битенә суга.

Зыян күрүче шешәдәшен этеп җибәреп, урамга йөгереп чыга алган. Анда аңа беренче медицина ярдәмен күршеләре күрсәтә. Алар  ашыгыч хезмәтләр чакырткан. Утырыш вакытында хөкем ителүче гаебен өлешчә таныды. Үтерү нияте юк иде, дип раслый. Зыян күрүче исә качып котылуы һәм аңа күршеләре ярдәм итүе аркасында исән калуын хәбәр итә.

Һөҗүм итүчене алты ел ярымга рәшәткә артына җибәргәннәр. Ул срокны катгый режимлы колониядә уздырачак, дип хәбәр итә Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса