Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле наркотиклар өчен өч елын колониядә үткәрәчәк

1,7 грамм матдәгә ир-ат 4500 сум акча биргән.

32 яшьлек Әлмәт кешесе наркотиклар заказ иткән өчен өч ел гомуми режимлы колониягә озатылачак.

Карарны шәһәр суды кабул итте. Эш материалларына караганда, Әлмәт йортларының берсендә булган ир-ат таныш булмаган кешедән тыелган матдәгә заказ биргән һәм «товар» өчен 4500 сум акча күчергән. Шуннан соң шәһәр кешесе "закладка" салынган адрес белән хәбәр ала.

Урынга килеп җиткәч, ир-ат 1,7 граммнан артык наркотик алган. Ләкин кулланырга өлгерми, полиция хезмәткәрләре  алалар. Утырышта гаепләнүче гаебен таныды, матдәләрне сатарга җыенмавын, ә аларны үзе өчен сатып алуын билгеләп үтте, дип хәбәр итә шәһәр судының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса