Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә полиция хезмәткәрләре наркопритон тапты

Оперативниклар әлмәтленең наркоманнар өчен даими торак биргәнен ачыклаган.

Әлмәттә «Үлем белән сату итүчеләр турында хәбәр ит» акциясе кысаларында наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча хезмәткәрләр үз фатирын наркотиклар куллану өчен кулланган 51 яшьлек әлмәтлене тоткарладылар, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәтендә.

Оперативниклар ир-атның наркоманнар өчен даими торак биргәнен ачыклаган. Фатирда наркотик эзләре булган савыт-саба табылган. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Фатир хуҗасына 4 елга кадәр колония яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса