Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

«Майлы калҗа» булырга ашыкмыйк

Кырыгалдарлар турында газетабыз битләрендә язып, халыкны кисәтеп торабыз, ә кешеләр һаман да мошенниклар ятьмәсенә эләгә. Республика буенча статистик мәгълүматлар бүгенге көндә иң күп алданучылар әлмәтлеләр икәнен дәлилли.

Узган елны гына да шәһәрдә һәм районда 1400 кеше телефон мошенниклары корбаны булган. Монда инде полиция, прокуратура хезмәткәрләре үзләре аптырашта хәзер. 

Узган атнада прокуратурада булып узган ведомствоара киңәшмәдә сүз нәкъ менә шул турыда барды. Халыкны ничек алданмаска өйрәтергә соң? Әйе, бер белмәгән, чит-ят номерны алмаска, әйткәннәргә ышанмаска дибез. Кешеләр моны үзләре дә бик яхшы белә бит, тик ни өчендер билгесез номердан шалтырату кергәч, телефоннарын күтәрәләр, сөйләшә башлыйлар. Сүз арты сүз китә, алга таба кеше чын «зомби»га әйләнә. Банкка барып кредитлар рәсмиләштерә, аларны кырыгалдарларның счетларына күчерә... Әлбәттә, күпмедер вакыттан соң ул аңына килеп, акчаларын югалтканын да аңлый, тик инде соң була. Бу гамәлләрдән соң бары тик бер генә фикер туарга мөмкин - телефоннан сөйләшүче кырыгалдарлар яхшы психологлар гына түгел, ә гипноз алымнары белән таныш кешеләр.

Әлмәт шәһәре прокуроры Илдар Исмәгыйлев үзе дә шундый фикердә булуын белдерде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов исә Әлмәтнең кырыгалдарлар өчен чын мәгънәсендә «майлы калҗа» булуын әйтте. Моны ул тормыш дәрәҗәсе күрсәткечләре югары булуы белән бәйләде. Хокук сак-лау органнары үзләре исә моннан тыш төп дәлил итеп халыкның тиз ышанучанлыгын, җиңел юл белән күп акча эшләргә теләвен китерәләр. Шулай булмаса, агымдагы елның ике аенда гына да Әлмәт җирлегендә 101 мошенниклык очрагы теркәлергә өлгермәгән булыр иде, мөгаен. «Туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте» популяр сылтавы белән генә дә 10 җинаять кылынган. 36 очрак банк счетларыннан акча урлау белән бәйле. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре 8 җинаять эшен ачканнар, закон нигезендә 12 зат җаваплылыкка тартылган. 

Киберҗинаятьчеләр илдәге сәяси вакыйгаларны, законнардагы үзгәрешләрне, заманча технологияләрне үзләренең «кара» эшләрендә бик оста файдаланалар. Соңгы вакытта «ФСБ»дан шалтырату очраклары ешаеп китте, кырыгалдарлар кешеләрнең «Госуслуги»дагы аккаунтларын гына түгел, ә дәүләт органнарында эшләүче министрларның  аккаунтларын да «җимерергә» мөмкинлек таптылар. 

Без инде кырыгалдарлар кармагына пенсионерлар күбрәк эләгә дибез. Алай түгел икән шул. Әле күптән түгел генә 52 яшьлек әлмәтле мошенниклар корбаны булган. Ул 3 миллион сумнан артыграк акчасын аферистлар счетына күчергән. Схема шул ук - ир-атка шалтыраткан кырыгалдар үзен Мәскәү тикшерүчесе дип таныткан, әлмәтле исе-менә мошенниклар кредит рәсмиләштерүләрен әйткән һәм акчаларны «куркынычсыз счетка» күчерергә кирәклеген аңлаткан. Банкта саклауга салынган бернинди дә акчасы булмаган ир кешенең алга таба кылган гамәлләре бары тик гаҗәпләндерә генә - аферистларны «еракка» җибәреп, телефонын басып куясы урында ул банкка барып дүрт кредит рәсмиләштереп кайткан, шуңа өстәп автомобилен сатып җибәргән һәм барлык акчаларны кырыгалдарлар әйткән счетка күчергән. Шуны да әйтергә кирәк, мошенник-лар әлмәтле белән ике атна дәвамында элемтәдә торганнар бит әле! Акчалар тулысы белән күчерелеп беткәч кенә, ир-атка эшләрендә уңышлар теләп, хушлашканнар. Ә бер ханым үзенең киленен җинаять эше кузгатудан коткарып калу нияте белән бер миллион сум акчасыннан колак каккан. Иң кызыгы шунда - ханым беренче тапкыр мошенникларга 300 мең сум акчасын биргән. Аны курьер килеп алып киткән. Аннан соң күңеле тулып киткәндерме, башка сәбәпме, хатын-кыз аферистларга өендә тагын 700 мең сум акчасы барлыгын әйткән һәм курьерга бу сумманы да тоттырып чыгарган. Тагын бер әлмәтле 5 миллион 600 мең сумын кырыгалдарлар счетына күчергән. Моның өчен аңа хәтта фатирын сатарга туры килгән. Әлеге сумманы ул аферистларга үзенең  сим-картасын «саклап калу» өчен күчергән икән.  Менә шундый хәлләр.

Элек чегән халкы алдап интектерә иде, хәзер аларны «күренмәс» кибермошенниклар алыштырды. Әйе, без аларны күрмибез, ә менә алар ничектер акчалы кешеләрне дә тиз табалар, шул акчаларны алардан нинди сылтама белән тартып алырга мөмкин икәнен дә беләләр. 

Кемгәдер бер кредитны алырга банк көчкә ризалык бирә, ә кемгәдер дүрт кредит рәсмиләштерү мөмкинлеге тудырыла. Уйланырга җирлек бар монда. Шуңа да карамастан, иң мөһиме - сак булыйк, уяу булыйк, сөйләшергә бик яратсак та, телефонга таныш булмаган номердан килгән шалтыратуларга  җавап бирү-дән тыелыйк. 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса