Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт кешесе ата ана хокукыннан мәхрүм ителде

Эш Әлмәт судында каралды.

Әлмәт шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, суд утырышы барышында ата-ананың 2020 елда туган улын тәрбияләүдән читләшүе ачыкланган: ул кайгыртучанлык күрсәтмәгән, тормыш белән кызыксынмаган, матди ярдәм күрсәтмәгән. Моннан тыш, алиментлар буенча 70 мең сумнан артык бурычы бар, һәм шул ук вакытта беркайда да рәсми рәвештә эшләми.

РФ Гаилә кодексының 69 нчы маддәсенә ярашлы рәвештә, суд дәгъвачының җавапчыны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы таләпләре законга нигезләнгән һәм канәгатьләндерелергә тиеш дип карар чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса