Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә балигъ булмаган балага алкоголь эчемлек саткан өчен сатучыга җәза бирелде

Әгәр суд карары үз көченә керсә, сатучы 30 мең сум штраф түләячәк.

Әлмәт җәмәгать суды Административ хокук бозу кодексының 14.16 маддәсенең 2.1 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш карады.

Судта Әлмәт кибетләренең берсендә сатучының балигъ булмаганнарга спирт күләме 4,5 процент булган 0,5 литр алма сидры сатуы ачыкланды, бу үсмернең һәм сатучының язмача аңлатуы, шулай ук сатылган алкогольле продукцияне кире кайтару акты белән раслана.

Җәмәгать судьясы сатучыны гаепле дип таныды һәм аңа 30 мең сум штраф билгеләде.

Карар законлы көченә кермәде һәм аңа карата шикаять белдерелергә мөмкин.

 

Фото: Знамя Труда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса