Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттән кадастр инженеры участок мәйданын арттырган

Эш фигуранты координаталар турында ялган мәгълүмат биргән.

Мировой судья Әлмәттән булган кадастр инженерына карата административ эшне карады.

Эшне кузгату өчен нигез булып прокурор тикшерүе нәтиҗәләре тора. Инженерның участокның координаталарын чикләү планына кертүе ачыкланды, объектның мәйданы 480 кв. м. дан 584 кв. м. га кадәр арттырылган.

Хокук бозучыга 30 мең сум штраф салынган.

Моннан тыш, Әлмәт суды җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге комитеты дәгъвасы буенча чикләрнең урнашуын һәм участок мәйданын төгәлләү буенча кадастр эшләренең нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарды, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса