Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле туганының тормыш иптәшен урлап, кыйнап, урманга ташлый

Ир-ат көч кулланып, яшь кешененең туганы белән мөнәсәбәтләрен өзәргә мәҗбүр итәргә тырышкан.

Зәй шәһәр судында кеше урлауда гаепләнгән 36 яшьлек Әлмәт кешесенә хөкем карары чыгарылды.

Материалларга караганда, эш фигуранты туганының тормыш иптәшен машинага утырткан һәм Әлмәт районының Акташ авыл җирлеге территориясендәге урманга алып киткән. Зыян күрүче каршылык күрсәтә башлый һәм аны азат итүне сорый. Җавап итеп, гаепләнүче яшь кешенең борынына йодрыгы белән суккан һәм үтерергә янаган. Соңыннан машинадан чыгарып, кыйнавын дәвам итә, шул ук вакытта аның туганы белән аерылышуны таләп итә. Әлмәтле кыйналган кешене урманга ташлап киткән.

Гаепләнүче гаебен танымады. Аңа шартлы рәвештә биш ел, сынау срогы дүрт ел ярымга билгеләнгән, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса