Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Гаилә конфликтына катнашкан әлмәтлегә пычак белән чәнчегәннәр

Ир-атны яралаган пенсионер колониягә китәчәк.

Гаепләнүчеләрнең эскәмиясенә Әлмәттә яшәүче 61 яшьлек хатын-кыз эләгә, аны сәламәтлеккә  аңлы рәвештә авыр зыян китерүдә гаеплиләр.

Олы яшьтәге хатын, җинаять эше материалларына караганда, Тукай урамындагы тулай торак бүлмәсендә сөйгәне, күршесе һәм аның апасы белән эчкән. Аш вакытында пенсионер хатын тормыш иптәше белән талаша. Гаиләдәге ызгыш-талашларга хатын-кызны тынычландырырга тырышкан күрше катнаша. Җавап итеп, гаепләнүче пычакны тотып, ир-атның корсагына чәнчегән.

Пенсионер хатын үз гаебен таныган. Алдагы биш елны ул гомуми режимлы колониядә үткәрәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса