Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә ике бала анасы суд аша аларның әтиләрен хокукларыннан мәхрүм итәргә тырыша

Опека органнары, прокурор һәм суд әти кешегә тагын бер мөмкинлек бирергә карар итте.

Әлмәттә яшәүче 8 һәм 16 яшьлек ике кызның әнисе судка мөрәҗәгать иткән. Ул элекке тормыш иптәшен ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә тырышкан.

Аның сүзләренчә, элекке ире кызларны тәрбияләүдә  катнашмый. Моннан тыш, аның алимент буенча бурычлары тупланган.

Утырышта парның ике елдан артык бергә яшәмәве ачыкланды. Җавап бирүче элекке хатыны таләпләре белән ризалашмый һәм судтан аның ата-ана хокукыннан мәхрүм итмәвен сорый. Ул гыйнвардан бирле эшсез булуын, шуңа күрә алимент буенча бурыч тупланганын аңлатты. Яңа урынга урнаштым һәм якын арада балалар счетына акча килә башлаячак, дип ышандырды. Ир-ат кызлары белән аралашырга һәм алар белән вакыт үткәрергә теләк белдергән.

Әтисе өчен кызларының берсе дә чыгыш ясый. Ул әтисе белән җитәрлек вакыт үткәрмәвен инкарь итми, әмма аны ярата һәм хөрмәт итә.

Ата-ана хокукларыннан мәхрүм итүгә опека һәм попечительлек органнары вәкиле, прокурор, судья каршы чыга.

Әлмәттә яшәүче хатын-кызның дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тарттылар, дип хәбәр итә шәһәр судының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса