Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә 16 яшьлек кызны-телефон алдакчыларының курьерын хөкем иттеләр

Әлмәт шәһәр суды Оренбург өлкәсендә яшәүче 16 яшьлек кызга карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.

Суд аны РФ ҖК 159 маддәсенең 3 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таба (алдан килешү буенча бер төркем кешеләр тарафыннан зур күләмдә кылынган алдау).

Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләвенчә, гаепләнүче 2023 елның апрелендә җинаять схемасында курьер ролендә чыгыш ясаган. Ярдәмчесе күрсәтмәсе буенча ул пенсионердан 600 мең сум акча ала. Акчаның бер өлешен ул үзенә калдырган, ә калганын оештыручыга күчергән.

- Суд утырышында фигурант үз гаебен таныды һәм зыянны каплады. Үз чиратында, зыян күрүче, гаепләнүче студент һәм ятим булганга күрә, ике якның татулашуы аркасында эшне туктатуны сорый. Шуны исәпкә алып, суд җинаять категориясен уртача авырлыкка төшереп, гаепле кешене 30 мең сум күләмендә штрафка хөкем итте һәм җәзадан азат итте, — диделәр  ведомствода.

Җинаятьнең башка катнашучыларына карата җинаять эше аерым производствога бүленә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса