Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле сөйгәнен куркытыр өчен полиция чакырткан

Ире өйдә булмаган ханымга күңелсез булган.

Ачыкланганча, хатын-кыз, исерек килеш, полициянең дежур бүлегенә шалтыратып, хокук саклау органнарына сөйгәненең  аңа кул  күтәрүен хәбәр итә. Әмма полиция хезмәткәрләре гаиләдә көч куллану фактын ачыкламаган.

Гражданка хезмәткәрләргә аның тормыш иптәше өйдә юклыгын аңлата. Фатирда ул берүзе, ииренә үпкәсе булган. Шуннан соң ул полициягә шалтыратып, аның граждан ирен табып, бер тәүлеккә кулга алсыннар өчен ялганларга карар итә.

Җәмәгать судьясы карары буенча хатын-кыз дәүләт кеременә 1,2 мең сум штраф түләргә тиеш.

Әлмәт шәһәр судының матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, ашыгыч хезмәтләргә ялган шалтырату бер мең ярымга кадәр штраф салуга китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса