Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле Питрәч районында мошенниклар корбаны булган

Питрәч районында мошенниклар фатирлар һәм йортлар арендасында акча эшли башлаган.

Әлмәт районында яшәүче Питрәчтә яшәү өчен йорт арендаларга теләгән. Шулай ук Тәтештә йорт арендага алырга теләгән әлмәтле дә зыян күргән.

Әлмәтле Питрәчтә яшәү өчен йорт арендаларга теләгән. Интернетта белдерү тапкан, кирәкле сумманы түләгән, ләкин күрсәтелгән адрес буенча килгәч, торакның арендага бирелмәвен күргән. Ул йортның адресын очраклы сайлаган явыз ниятле кешеләргә юлыккан.

Шулай ук Тәтештә йорт арендага алырга теләгән районыбызда яшәүче хатын-кыз да зыян күргән. Мошенниклар аңа төрле адресларны сайларга тәкъдим итәләр, ләкин ул карар кабул итеп, акчаны күчергәч, шунда ук эзсез югалалар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча тикшерү бүлеге начальнигы Азат Хәбибрахманов сүзләренчә, алдакчыларны аралашу вакытында ук билгеләргә мөмкин, дип яза "Вперед".

- Күбесенчә алар мессенджерлар аша хат алышалар, телефон аша аралашмыйлар. Бу инде кешене сагайтырга тиеш. Әгәр дә сөйләшү телефон аша бара икән, аны диктофонга яздырыгыз, аннан соң аны тавыштан танып була. Бу тикшерүне җиңеләйтәчәк, - дип уртаклашты Азат Марсович.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса