Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле «үз банк счетыннан» акча урлаган өчен хөкем ителде

Егет кылган гаебен таныган һәм зыянны каплаган.

Әлмәт районында яшәүче 19 яшьлек кешегә банк счетыннан акча урлаган өчен хөкем карары чыгарылган. Бу хакта Әгерҗе районы прокуратурасы хәбәр итә.

Судта 2022 елның ноябрендә җинаятьче үзенең банк картасын танышына картасын саткан дип ачыкланган. Бер ай узгач, карта сатып алучы гаепләнүчедән мобиль банкка керү мөмкинлеген сорый. Ул ризалаша һәм бераздан «үзенең» банк счетыннан 560 мең сумнан артык акча урлый.

Егет үз гаебен тулысынча таныган һәм зыянны каплаган. Суд аның ике ел сынау срогы белән шартлы рәвештә ел ярымга иреген чикли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса