Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә карак зыян күрүче белән татулашып, җәзадан кача алган

Ир-ат беренче тапкыр җинаять җаваплылыгына тартыла.

Әлмәт кешесе телефон урлаганнан соң гаепләнүче эскәмиясенә эләгә. Эш материаллары буенча, исерек гаепләнүче таныш фатирда булган. Ул йоклагач, ир-ат 12,5 мең сумлык телефон урлаган. 

Судта әлмәтле үз гаебен таныды. Судта зыян күрүче якларны татулаштыру өчен җинаять эшен туктату турында үтенеч белдерә. Гаепләнүче аңа гаджет бәясен кайтарган һәм гафу үтенгән. 

Хөкем карары чыгарылганда судья әлмәтленең хөкем ителмәвен, тәүбә итүен һәм якларның татулашуын исәпкә ала. Җинаять эше туктатылды, дип хәбәр итә шәһәр судының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса