Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле мошенникларның хәйләсенә бирешмәгән һәм үз акчасын саклап калган

Ир-ат интим хезмәтләргә заказ биргәндә мошенникларга очрый.

Әлмәттә яшәүче 59 яшьлек ир-ат  кич үткәрергә юлдаш эзли  һәм аны интим-хезмәтләр сайтында таба. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ханым картага 20 мең сум күләмендә алдан түләү сыйфатында акча күчерүне сорый. Ир түләүдән баш тартып, телефонын куя һәм йокларга ята. Аннары аңа төрле номерлардан акча күчерү таләбе белән шалтырата башлыйлар. Төн уртасына кадәр шалтыраталар, ә иртән шалтыратулар яңадан башлана.

Ир-ат бернинди акчаны да күчермәячәген аңлаткан. Шалтыратулардан тәмам туеп  һәм ярдәм сорап, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Гомумән алганда, Мәскәү, Саратов, Удмуртия, Ульяновск, Рязань, Оренбург өлкәләрендә һәм Чуваш республикасында теркәлгән 14 номердан шалтыратканнар.

Бу факт буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса