Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле җинаять җаваплыгыннан азат ителгән

Велосипед урлаган әлмәтлене мәҗбүри дәвалануга җибәргәннәр.

18 яшьлек әлмәтле  2022 елның август ахырында психик тайпылыш хәлендә  яшерен рәвештә 12500 сумлык велосипед урлаган. Шуннан соң җинаять урыныннан качкан.

Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен раслады.

Гаепләнүче вәкиле (аның әнисе) улының балачактан ук 2 төркем инвалид булуын, психиатр табибында исәптә торуын аңлатты.

Җинаять эшендә булган барлык дәлилләрне анализлап, суд хөкем ителүченең гамәлләре иҗтимагый-куркыныч эш билгеләренә туры килә  дигән карар чыгарган.

Суд-психиатрия экспертизасы бәяләмәсенә нигезләнеп, РФ Җинаять кодексының 21 статьясы нигезләмәләрен кулланып, суд хөкем ителүчене җинаять җаваплылыгыннан азат итә һәм  аңа гомуми стационар шартларында психиатрия ярдәме күрсәтүче медицина оешмасында мәҗбүри дәваланырга җибәрә.

Карар законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса