Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Хурлык тактасы

Җавапсызлык - куркыныч

Аек булмаган хәлдә руль артына утырган шоферга зур күләмдә штраф түләргә һәм ике елга якын машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, җәяү йөрергә туры киләчәк.

Әлмәт суд районы буенча 7 нче суд участогы мировой судьясы аек булмаган хәлдә руль артына утырган А.Р. Бәдгытдиновка карата административ хокук бозу турындагы эшне карады.

А.Р. Бәдгытдинов 14 ноябрь көнне шәһәр урамнарының берсендә аек булмаган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткәндә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 нче пункты нигезендә шоферга хәмер эчкән, наркотик кулланган яки башка төрле исереклек халәтендә, шулай ук игътибарны киметә торган дару препаратлары кулланган хәлдә дә, хәрәкәт куркынычсызлыгын куркыныч астына куеп, транспорт чарасы белән идарә итү тыела.

Әлеге кагыйдәне бозган А.Р. Бәдгытдинов, административ хокук бозу турындагы эшне карау вакыты һәм урыны хакында кисәтелгән булуга карамастан, кызганычка каршы, суд утырышына килүне дә кирәк тапмый. Судья эшне, булган материалларга: 14 ноябрьдә төзелгән хокук бозу турындагы беркетмәгә, исереклек дәрәҗәсен билгеләү турындагы актка, транспорт чарасын тоткарлау турындагы беркетмәгә, ике ДПС инспекторының аңлатмаларына, ике шаһитның язма аңлатмаларына, шулай ук видеофиксация мәгълүматларына нигезләнеп, ул югында карарга мәҗбүр була.

Суд тикшерүеннән соң А.Р. Бәдгытдиновка карата аның РФ КоАПның 12,8 маддәсе 1 нче өлешендә күздә тотылган административ хокук бозуны кылуда гаепле булуы турында карар чыгарыла.

Аңа 30000 сум күләмендә штраф салына һәм ул 1 ел да 10 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

Карар кулга бирелүгә 10 көн дәвамында Әлмәт шәһәр судында яңадан каралырга мөмкин.

 

 

Әлмәт районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе мәгълүматлары буенча әзерләнде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса