Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

19 яшьлек мошенник Әлмәт кешесен алдаган

Матурлык индустриясендә дә мошенниклар бар.

Ярославльдән 19 яшьлек егет Әлмәттә яшәүчене мең ярым сумга алдаган. Әлмәтле интернетта маникюрлар җыелмасын очсызлы бәядән таба һәм сатучыга мөрәҗәгать итә. Товарын ала алмагач, кыз полициягә мөрәҗәгать итә. Тикшерү версиясе буенча, ялган-сәүдәгәрнең Татарстанда 4 җинаятькә катнашы бар.

«Яшь кеше кушымтада виртуаль номер сатып ала, ташламалар бирүче сайт булдыра  һәм интернет эзләү системасына реклама җибәрә. Электрон акчаларны күчерү операторы аша виртуаль абонент номерын арендалый һәм аңа үзенең QIWI-кошелекын беркетә», - дип шәрехләде РФ эчке эшләр министрлыгының Әлмәт буенча бүлегенең массакүләм мәгълүмат чаралары  белән хезмәттәшлек буенча өлкән инспектор Резеда Мөхәммәтдинова.

Егет яхшы ташламалар вәгъдә итә. Ул Әлмәттә яшәүче 20 яшьлек хатын-кызны алдалый. Аңа маникюр җыелмасы кирәк була. Ялган сатучы аңа исәп-хисап сылтамасын җибәргән, анда кыз 1300 сум күчергән.

 Әлеге факт буенча  җинаять эше кузгатылган.  Ир-ат яшәү урынныннан китмәскә тиеш. Тикшерү дәвам итә.

Шулай ук тикшерү версиясе буенча, тоткарланган кеше берничә җинаять кылуда катнашырга мөмкин. Татарстанда 4 эпизод, шуларның 2се Әлмәттә, берсе Яшел Үзән һәм Казанда. Тагын 6 зыян күрүче Россиянең башка төбәкләрендә табылган. Инде бер тапкыр мондый җинаять өчен хөкем ителгән егетне 5 елга иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса