Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле законсыз рәвештә утлы корал һәм сугыш кирәк-яраклары сатып алуда, җитештерүдә һәм саклауда гаепләнә

Җинаять эше Әлмәт шәһәр судына җибәрелде.

Әлмәттә яшәүче 43 яшьлек кеше «законсыз рәвештә утлы корал сатып алу, саклау, йөртү», «шартлаткыч матдәләрне законсыз сатып алу, саклау, йөртү», «утлы коралны законсыз төзекләндерү, һәм законсыз рәвештә ату коралына сугыш кирәк-яраклары әзерләү» маддәләре буенча җинаять кылуда гаепләнә. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, 2019 елның февраленнән 2022 елның сентябренә кадәрге чорда ир, Гафиатуллин урамындагы фатирында булган вакытта, ике пистолет, револьвер һәм сугыш патроннары белән ату өчен карабин ясаган. Ул шулай ук билгесез заттан 126 винтовка патроннары сатып ала, шулай ук төрле калибрлы 622 патрон ясый.

Моннан тыш, 2019 елның июленнән 2021 елның мартына кадәрге чорда ир-ат интернет аша 2163 килограммнан артыграк шартлаткыч матдә сатып алган.

Ир-ат барлык коралларны, сугыш кирәк-яракларын һәм шартлаткыч матдәләрне үз фатирында саклаган.

Бу кеше үз гаебен таныды. Ул сак астында.

Хәзерге вакытта җинаять эше  карау өчен Әлмәт шәһәр судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса