Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Тагын бер әлмәтле мошенниклар тозагына эләккән

Ул кырыгалдарга 25130 сум акча күчергән.

Әлмәттә каракларның тозагына кар частарта торган җайланма сатып алырга теләгән 42 яшьлек ир эләккән. Ул җинаятьчегә 25130 сум күләмендә акча күчергән. Бу хакта Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зыян күрүченең сүзләренә караганда, авто-мототехникалы сайтларның берсендә ул кар чистарту машинасын сату турында белдерү күргән. Ир сатучы белән элемтәгә кереп, сатып алу турында килешә һәм 25130 сум акча күчерә. Әмма товар билгеләнгән көнне килми.

Аннары гариза бирүче ялган сатучы белән элемтәгә керергә тырыша, әмма аның бу нияте барып чыкмый. Ә игълан урнаштырылган сайт башка компаниянең игезәк сайты булып чыга. Ул мошенникларның чираттагы корбаны булуын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре  ачыклауга һәм тоткарлауга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары комплексын үткәрә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса