Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Инвестор булырга теләгән әлмәтле мошенниклар корбаны булган

Бу факт буенча тикшерү бара.

Әлмәттә яшәүче 59 яшьлек ир-ат полициягә шалтыратып, мошенниклык факты турында әйтте, дип хәбәр итә Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.

2021 елның февралендә, мошенниклар хәйләсенә эләккәч, ир 212 мең сум акчасын югалткан. Ул чакта шалтыратучы аңа инвестицияләрдән акча эшләргә һәм башлау өчен 12 мең сум акча кертергә тәкъдим итә. Әлмәтле тәкъдим белән кызыксынып, акча күчерә. Вакыт узгач, аңардан тагын 200 мең сораганнар. Ирнең акчасы юк иде, һәм ул кредит картасыннан Файдаланырга уйлый.

Вәгъдә ителгән табышны ул ала алмаган, ә банк алдындагы бурыч турында бөтенләй оныткан да инде. 2022 елның ноябрь башында түләү бүлеге хезмәткәрләре шалтыратып,  ир-атка кредит турында искә төшерәләр. Алар кредит бурычын кыска вакыт эчендә түләргә таләп итәләр. Шуннан соң зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә.

Бу факт буенча тикшерү бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса