Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле күршесенең гомерен өзгән

Әлмәттә бер ир күршесен үтерүдә гаепләнә. Хәзерге вакытта җинаятькә китергән сәбәпләргә ачыклык кертү бара.

2022 елның 2 ноябрендә Радищев урамындагы йортларның берсендә бер ир-ат күршесенең эченә һәм муенына берничә тапкыр пычак белән кадый. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының «Үтерү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе.

Тикшерү барышында ачыкланганча, гаеп-ләнелүче ир-ат Радищев урамындагы 2г йортында кичен үзенең фатирында танышы белән спиртлы эчемлекләр куллана. Аннары алар баскыч мәйданчыгына тәмәке тартырга чыгалар. Бу вакытта баскычтан 43 яшьлек күршесе менеп килә торган була. Алар арасында низаг башланып китә. Аның барышында исерек ир күршесенең эченә һәм муенына берничә тапкыр пычак белән кадый. Нәтиҗәдә зыян күрүче вакыйга булган урында ук җан тәслим кыла.  Гаепләнүче адәм күршесенең мәетен үзенең фатирына сөйрәп алып керә.

Кеше үтерүдә гаепләнүче ир-ат үзенең гаебен таныган. Хәзерге вакытта җинаятькә китергән сәбәпләргә ачыклык кертү һәм гаепле иргә карата хокукларын чикләү мәсьәләсе хәл ителә.

Хокук сагында торучылар фикеренчә, җинаять көнкүрешкә бәйле нигездә килеп чыккан булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса