Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле әнисенең ирен үтергәнче кыйнаган

Булган хәлләр буенча тикшерү үткәрелә.

Әлмәт районында яшәүче 27 яшьлек кешегә "саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китергән сәламәтлеккә авыр зыян китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә ТР буенча РФ тикшерү идарәсе комитеты.

Быелның 16 октябрендә ир, эшкә киткәндә, улын Түбән Мактама бистәсендә яшәүче әнисе һәм аның белән бергә яшәүче 38 яшьлек ир янында калдыра. Соңрак ул әнисенә шалтырата һәм аның бергә яшәүче белән спиртлы эчемлекләр эчкәнен аңлый. Гаепләнүче алар янына килә, ирне кыйный һәм баласын алып китә. Нәтиҗәдә, ир кеше алган җәрәхәтләрдән үлә.

Әлмәтле үз гаебен өлешчә таныды. Аңа карата өйдә кулга алу рәвешендә чик кую чарасы сайланган. Булган хәлләрнең барлык шартлары да ачыклана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса