Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Суд залыннан

Гаепне тану җаваплылыктан коткармый

Транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән ир квадроциклга утырган.

Әлмәт шәһәре прокуратурасы 32 яшьлек ир-егеткә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе 1 нче өлешендә күздә тотылган җинаятьне кылуда (административ җавапка тартылган затның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы, ягъни аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен административ җавапка тартылган затның аек булмаган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүе) гаепле дип тапты.

Судта ачыкланганча, гаепләнүче 2022 елның 11 июнендә аек булмаган хәлдә квадроциклга утырып Түбән Мактама буйлап хәрәкәт иткән. Аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. Исереклек дәрәҗәсе ачыкланганнан соң аны транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштергәннәр.

Документларын тикшергән вакытта аның 2021 елда шулай ук аек булмаган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткәндә тоткарланганы һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгәнлеге ачыкланган.

Хөкем ителүче гаебен таныган. Әмма бу аны җаваплылыктан коткармый. Суд аңа 2 елга сынау срогы белән 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде һәм 2 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте.

Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

Гүзәл Галиева, прокурор ярдәмчесе

 

 

Аек булмаган хәлдә  машина белән әйләнгән

 

«Киа Рио» автомобиле руле артындагы ир, идарә итүен югалтып, юл читенә төшеп капланган.

2022 елның 31 августында Әлмәт шәһәре прокуратурасы 45 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә итүдә гаепләнә. Аның элегрәк тә шундый ук гамәле өчен административ җаваплылыкка тартылганы булган (РФ ҖКның 264.1 маддәсе 1 нче өлеше).

Алдан тикшерү органы ачыклаганча, гаепләнүче агымдагы елның 5 июлендә аек булмаган хәлдә «Киа Рио» автомобиле белән идарә итә. Түбән Мактама бистәсендәге Гафиятуллин урамыннан ул өстәге юлга таба китә.

Шушы ук көнне Казан-Оренбург автоюлында Түбән Мактаманың  Объездная урамындагы 40 нчы йорт каршында юл-транспорт һәлакәтенә юлыга - идарә итүне югалтып, юл читенә төшеп китә һәм автомобиле белән әйләнеп каплана.

Исереклек билгеләре булганлыктан ул юл-патруль службасы инспекторы тарафыннан транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерелә. Алкотектор ярдәмендә исерек-лек дәрәҗәсен аныклау тәкъдименнән һәм наркология диспансерында медицина тикшерүе үтүдән баш тарта.

Суд утырышында гаепләнүче үзенең гаебен тулы күләмдә таныды, андый гамәлне кылуы өчен үкенүен белдерде.

Суд җинаять эше буенча йомшартучы шартларны исәпкә алды һәм гаепләнүчегә 300 сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләде. Шулай ук 2 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идрә итү хокукыннан мәхрхүм итте.

Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

Илнар Салихов, прокурор ярдәмчесе

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса