Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Өч әлмәтле комиссионкадан смартфон урлаган

Бу факт буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

21 сентябрьдә Әлмәттә росгвардиячеләр полиция хезмәткәрләре белән берлектә телефон урлауда шикләнелүче өч ирне тоткарлый. Бу хакта ТР буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ленин урамындагы комиссия кибетендә бәясе 20 мең сумнан артык булган смартфон урлаганнар. Сатучы сүзләренчә, кибеткә өч кеше кергән һәм аларга телефон күрсәтүләрен сораган. Гаджет алгач, аларның берсе аны кесәсенә салып куйган, шуннан соң өчесе дә урамга чыгып йөгергән.


Ирләрне Нефтьчеләр урамындагы ломбард янында тоткарлаганнар. Өчесенең дә элегрәк хөкем ителүе ачыкланды.

Бу факт буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса