Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлене аек булмаган хәлдә квадроцикл белән идарә иткән өчен хөкем иттеләр

Хокук бозучы үз гаебен таныды.

Әлмәттә яшәүче 32 яшьлек ирне исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен хөкем иткәннәр, дип хәбәр итә прокуратура матбугат хезмәте.

Судта быелның 11 июнендә ир-атның исерек килеш руль артында Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсе буйлап хәрәкәт итүе ачыкланган. Полицейскийлар аны юлда туктаталар. 

 

Документларны тикшергән вакытта узган ел ирнең аек булмаган хәлдә руль артында тоткарлануы һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителүе ачыклана.

Хокук бозучы үз гаебен таныды. Суд аңа 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 елга иректән мәхрүм итү, 2 елга 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән җәза билгеләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса