Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Эшләре судта каралды, әмма нокта куелмады әле

Әлмәт шәһәр судында наркотиклар тарату турында чираттагы эшне карадылар.

Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә яшерен урынга наркотиклар куеп китүдә гаепләнүче егетләр. Һәркайсының җинаять кылу белән бәйле 11 эпизодта катнашы барлыгы ачыкланган. Аларга шактый зур срок - 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Дәлил булырлык әйбер сыйфатында әлеге егетләрдән табып алынган телефоннар саны бик зур булмаган электроника кибетенең бер-ике киштәсен тутырырга җитәр иде. Алар яшерен урыннарга наркотиклар куеп йөрү белән шөгыльләнгәннәр. Икесенә бергә ике дистәдән артык шундый эпизодта катнашулары турында гаеп тагалар.

«Алдан тикшерү органнары тарафыннан аларга шактый гына эре күләмдә наркотикларны законсыз таратуда гаепләү тагылды. Алар 2021 елның сентябреннән алып 2022 елның март аена кадәр шундый эшчәнлек алып барганнар», - дип билгеләп үтте Әлмәт шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Андрей Пудянев.

Мондый законга каршы эшчәнлек өчен егетләргә 15 яки хәтта 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный. Ә алар тарафыннан яшерен урыннарга куеп калдырылган товарлардан һәм наркотик сатучыларның хезмәтләреннән файдаланган кешеләр җинаять эшендә шаһит буларак үтәләр.

Утырыш барышында ачыкланганча, хөкем ителүчеләрнең наркотиклар куеп калдыру өчен иң популяр урыннары булып Совет урамындагы «Северный» гараж кооперативы һәм Объездная урамы районындагы «Новосел» бакчачылык ширкәте саналган. Алдагы утырышларда суд тикшерүе төгәлләнгән, хәзер процесста катнашучылар шаһитлардан сорау алуга керешергә тиешләр.

«Алар наркотик матдәләрне әлегә суд өчен билгесез кешедән ала торган булганнар. Алга таба аларны акчалата бүләкләү хакына наркотиклар кулланучыларга законсыз рәвештә сатарга тиеш булганнар», - дип аңлатма бирде Әлмәт шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Андрей Пудянев.

Хөкем ителүчеләр гаепләрен тулысынча таныганнар. Фикер алышуларга керешү өчен һәм яклар аңа хәзерләнә алсыннар өчен суд 22 сентябрьгә кадәр тәнәфес алган.

 

Тимур Туманов,    ЮВТ яңалыклары

 

Наркотик кулланучылар да, аларны яшерен урыннарга куеп калдыру юлы белән таратучылар да без гел уйламаган кешеләр: күршебездән алып якын кешебезгә кадәр булырга мөмкин. Аларның бөтен уе - җиңел юл белән акча эшләү. Җинаятьләрнең күп өлеше синтетик наркотиклар белән бәйле. Күпчелек очракта аларны билгеле бер шәһәрдә җитештерәләр һәм бөтен Россия буйлап тараталар. Клиентларны да, илтеп бирүчеләрне дә интернет челтәре аша табалар. Соңгыларының бурычы - товарны кулланучыга  җиткерү. Билгеле инде, наркотикларны кулдан-кулга тапшырмыйлар - «закладка» ясыйлар, ягъни билгеле бер урынга илтеп яшерәләр. Наркодилерларның төп кагыйдәсе - наркотикны күренми торган урынга, әмма җиңел таба ала торган итеп яшерү. Еш кына бу урын чәчәк түтәле, агач, су торбасы һ.б. да булырга мөмкин.  Кайвакыт капларны һәйкәлләр янында яшерергә дә мөмкиннәр. Кышын исә подъезд эчендә электр щитларында, тәрәзә уемнарында актарынып йөрүчеләрне күрсәгез, кичекмәстән полициягә шалтыратыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса