Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлене аек булмаган хәлдә машина йөрткән өчен 9 айга утырттылар

Әлмәттә исерек машина йөртүче турындагы эшне карадылар.

Ирнең руль артына утырып, исерек хәлдә китүен юл-патруль хезмәте инспекторына шалтыратып  хәбәр итәләр. Эшне җәмәгать судьясы карады, дип хәбәр итә судның матбугат хезмәте.

ЮХИДИ хезмәткәрләре бер урынга килеп, гаепләнүчегә исереклек халәтенә тикшерү узарга тәкъдим итәләр. Нәтиҗә бер литр сулыш алу өчен 0,523 миллилограмм абсолют этил спиртын күрсәтә.

Утырышта ир үз гаебен таный.

"Җәзаны йомшарта торган шартлар буларак, суд үз гаебен тану һәм тәүбә итүне, баласын тәрбияләү, аның сәламәтлеге һәм якын туганнарының, якын затларының сәламәтлеген исәпкә алды", – дип ачыкладылар судның матбугат хезмәтендә.

 

Суд транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 2,5 елга, 9 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса