Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә урамда 6 шешә спиртлы сыеклык саткан ирне хөкем иттеләр

Мондый хокук бозу өчен 50 000 сумга кадәр штраф яный.

Әлмәттә 2022 елның июлендә кибет янында ир-ат 6 шешә спиртлы сыеклык саткан. Административ хокук бозу турындагы эшне Әлмәт шәһәр суды карады, дип хәбәр итә судның матбугат хезмәте.

Ир гаепне таныды. Закон буенча, мондый бозу өчен алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләп, 30 000 нән 50 000 сумга кадәр штраф яный.

Гаепләнүче гаепле дип табылды. Аңа дәүләт кеременә 15000 сум күләмендә административ штраф түләргә кирәк булачак. Алынган спиртлы продукция юкка чыгарылачак.

Карар законлы көченә кермәде һәм ТР Югары судына шикаять бирелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса