Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

45 яшьлек ханым мошенникларга 16 миллион сум акча биргән

Зыян күрүче Мәскәүдә яши, ә ул акча тапшырган кешеләрнең берсе Әлмәттә теркәлгән.

Мәскәүдә яшәүче ханым инвесторларга 15 938 256 сум акча биргән. Ул акчаларны 2021 елның июленнән декабренә кадәр җибәргән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча матбугат хезмәте.

Зыян күрүчегә криптовалюта сатып алу һәм инвестицияләр турында танышы аңлата.

"Тегесе инвестицияләрдә гарантияләнгән пассив керем мөмкинлеген тәкъдим итә һәм хәтта аңа Мәскәүдә шәхси очрашу оештырган кешеләрне сурәтли. Гариза бирүче әүвәл дус кызының тәкъдимен кабул итми, тик соңыннан сынап карарга була", – дип аңлаттылар Әлмәт районы буенча Россия эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Август башында аңа сылтама җибәрәләр. Ханым аның буенча күчә, электрон-сәүдә мәйданчыгында теркәлеп, кирәкле программаны урнаштыра, шәхси кабинет төзи һәм 300 мең сум акчаны счетка күчерә.

«Узган елның июленнән декабрь аена кадәр ханым төрле суммаларда 500 меңнән 3 миллион сумга кадәр  акча күчерә, акчаларын остазларына тапшырган. Шул ук вакытта бернинди кредитлар да рәсмиләштермәгән, шәхси акчалардан файдаланган», – дип төгәлләштерделәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча матбугат хезмәтендә.

Бу февральдә сәүдәгәрләр юкка чыга һәм сайт та эшләми башлый. Хатын телефон аша бер мошенникка шалтырата алган. Ул бөтен акчаны кире кайтарырга вәгъдә бирә, ләкин тиздән юкка чыга. Зыян күрүче аны алдауларын аңлап, Әлмәткә кюл тота һәм ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итә.

Җинаять эше кузгатылды. Тикшерү дәвам итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса