Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле аек булмаган хәлдә автомобиль урлап, юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан

Гаепләнүче машинаны ачкыч ярдәмендә кабыза.

Аек булмаган ир-ат автомобиль урлый. Казан-Оренбург трассасында ул идарәне үти алмый, юл читенә төшеп китә. Бу хакта Әлмәт судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Судья РФ Җинаять кодексының 166нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча "Урлау максатыннан башка автомобиль яки башка транспорт чарасы белән хокуксыз идарә итү" эшен карады.

Ир элек хөкем ителмәгән. Утырышта үз гаебен таный һәм тәүбә итә.

Суд 2 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 1,5 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса