Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

41 яшьлек әлмәтлене чит йортка законсыз үтеп кергән өчен хөкем иттеләр

Суд аңа бер ел һәм тугыз айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

Элегрәк хөкем ителгән 41 яшьлек кеше "торакның кагылгысызлыгын бозу" маддәсе буенча җинаять кылуда гаепле дип табылды, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

Судта узган елның 8 август кичендә исерек хәлдә ир-атның Әлмәттәге Совет урамындагы чит йортка тәрәзә аша үтеп керүе ачыкланган.

Суд аңа каты режимлы төзәтү колониясендә бер елга һәм тугыз айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса