Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Дустына пычак белән һөҗүм иткән әлмәтлене хөкем иттеләр

Ирләр арасында ызгыш чыга.

Әлмәт районында яшәүче 46 яшьлек ир «аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять кылуда гаепләнә, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

2022 елның 15-16 апрелендә Әлмәт районының Шарлама авылында 1 Май урамындагы йортта танышлар арасында низаг чыгуы ачыкланган. Җинаятьче аек булмаган хәлдә дустының күкрәгенә пычак белән кадый  һәм качып китә.

Ир үз гаебен танымаган.

Суд аңа гомуми режимлы төзәтү колониясенә озатылып, өч елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса