Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлене аек булмаган хәлдә кабат машина белән идарә иткән өчен хөкем иттеләр

Суд ир-атка 200 сәгать сынау эшләре билгеләде.

Әлмәт шәһәр судында исерек шофер эшен карадылар. Ир элек административ җаваплылыкка тартылган һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча максималь җәза -  ике ел яки йөз сәгать мәҗбүри эш.

Әлеге хәл 10 июльдә 22.30 сәгатьтә була. Ул чакта хөкем ителүче, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәч, янә аек булмаган килеш руль артына утыра. Кичке сәфәр бик тиз тәмамлана-23.15 сәгатьтә ир-ат чыршыга килеп бәрелә. Автоинспекторлар шунда ук килеп җитә.

Ир-атның сулышындагы алкоголь микъдары 1 литрга 1,369 мг  абсолют этил спирты тәшкил итә.

Ир гаебен шунда ук тулы күләмдә таный һәм судтан эшне аерым тәртиптә карауны сорый. Ирнең элек хөкем ителмәгәнен, шулай ук аның инвалид әти-әнисе булуын да ачыклап,  суд, барлык нечкәлекләрне исәпкә алып, карар чыгарды.

Суд ир-атка 200 сәгать сынау эшләре билгеләде. 10 тәүлектән соң хөкем карары үз көченә керәчәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса