Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Суд залыннан

Биш мең кирпеч урлаган

Кирпеч хуҗасына сизелерлек зыян килгән.

Әлмәт шәһәр прокуратурасы 38 яшьлек иргә карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Алдан тикшерү органы ачыклаганча, гаепләнүче 2022 елның 3 февралендә Түбән Мактамадагы бер җир учас-тогы территориясеннән кран-манипулятор ярдәмендә 5120 кирпечле аскуймаларны урлый. Кирпеч хуҗасына 107520 сумлык зыян килә. Суд утырышында гаепләнүче гаебен таныды һәм гафу үтенде. Йомшартучы шартларны искә алып, суд аны ике елга сынау срогы белән бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

С.Карамзин, прокурор урынбасары

Сатып алырга дип бармаган

Гаепләнүче кибет киштәсендәге товарларга кызыккан.

26 яшьлек әлмәтле чит милекне урлаган өчен хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләгә. Элегрәк тә аның шундый ук хокук бозу очрагы өчен административ җаваплылыкка тартылганы булган.

2022 елның 30 мартында яшь ир Герцен урамындагы кибеткә керә. Сатып аласы урынга ул кибет киштәсеннән 1812 сумлык товарны урлап чыга.

Судта егет гаебен таный һәм әлеге кырын гамәле өчен үкенүен белдерә. Суд йомшартучы шартларны исәпкә ала һәм аңа 120 сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгели.

 

Көпә-көндез талау

Суд кеше талаучыга шартлы рәвештә ел ярымга ирегеннән азат итү рәвешендә җәза билгеләде.

34 яшьлек әлмәтле чит милекне ачыктан-ачык урлаган өчен хөкем ителде. 2022 елның 14 февралендә ир Герцен урамындагы пекарня янында үтеп баручы бер кеше янына килә һәм аның куртка кесәсеннән акча урлый. Зыян күрүче моны күреп ала һәм талаучыны тоткарламакчы була. Әмма тегесе урланган акча белән күздән югала. Зыян суммасы 9800 сум тәшкил итә.

Судта гаепләнүче гаебен таныды. Аңа ике елга сынау срогы белән шартлы рәвештә ел ярымга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.

 

Саксызлык буенча кеше үтерү

Низаг спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда килеп чыга.

56 яшьлек әлмәтле саксызлык буенча кеше үтергән өчен хөкем ителде. Алдан тикшерү барышында ачыкланганча, 2021 елның ноябрендә гаепләнүче ир һәм зыян күрүче ханым Әлмәттә үз фатирларында хәмер эчеп утыралар. Бервакыт алар арасында низаг чыга. Зыян күрүче ханым мөмкинлекләре чикләнгән кеше дип атап, ирне кимсетә. Ирнең моңа ачуы килә һәм ул янында утырган ханымны караваттан төртеп төшерә. Зыян күрүче, нык исерек булу сәбәпле, егыла һәм баш арты белән өстәл почмагына бәрелә. Имгәнү үлемгә китерерлек дәрәҗәдә булып чыга.

Суд утырышында гаепләнүче үзенең гаебен тулы күләмдә таный һәм үкенүен белдерә. Суд йомшартучы шартларны исәпкә ала һәм иргә бер ел срокка ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели.

И. Салихов, прокурор ярдәмчесе  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса