Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә бер оешма эшчеләргә 435 мең сумнан артык бурыч җыйган

Җитәкчегә карата җинаять эше кузгатылган.

Әлмәт прокуратурасы «АЛГА»да  хезмәт законнары үтәлешен тикшерде, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте.

Предприятиенең алты хезмәткәренә узган елның гыйнвар-октябрь айларында хезмәт хакы түләнмәгән. Хезмәт хакы буенча бурыч 435 мең сумнан артып киткән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура оешма директорына хокук бозуларны бетерү һәм гаепле вазифаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә биргән.


Шулай ук, прокуратура инициативасы буенча, җитәкчегә карата «хезмәт хакын түләмәү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Судка хезмәткәрләр файдасына хезмәт хакы буенча бурычларны мәҗбүри түләттерү өчен суд приказлары бирү турында гаризалар җибәрелде.

Прокуратура таләп иткәннән соң хезмәткәрләр алдында бурыч өлешчә түләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса