Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт хисапчысы акча үзләштерүдә шикләнелә

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары Әлмәттә яшәүче 39 яшьлек ханымга карата "аеруча зур күләмдә акча үзләштерү һәм урлау" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Җинаять эше ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе материаллары буенча кузгатылган.

Тикшерү версиясе буенча, 2014 елның октябреннән 2019 елның декабренә кадәр Әлмәт учреждениеләренең берсенең исәп-хисап бүлегенең әйдәп баручы хисапчысы хезмәткәрләргә хезмәт хакын исәпләгәндә, аңлы рәвештә үзенең өйдәшенә түләүләр җибәргән, ә алга таба күчерелгән акчалар белән үз теләге белән эш иткән. Нәтиҗәдә, дәүләткә 1 миллион сумнан артык зыян китерелгән.

Ханым үз гаебен таныган. Тикшерү нәтиҗәсендә чыгып китмәү һәм үз-үзеңне дөрес тоту турында подписка рәвешендә кисәтү чарасы сайланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса