Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле аек булмаган хәлдә машина йөрткәне өчен хөкем ителде

Полиция хезмәткәрләре аны аек булмаган хәлдә машина йөрткәне өчен өченче тапкыр тоткарлаганнар.

Ир суд утырышында үз гаебен таныды.

Полиция исерек килеш руль артына утырган әлмәтлене тоткарлады, дип хәбәр итә ТР Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте.

Беренче тапкыр ир исерек килеш руль артына 2020 елның февралендә утырган. Ул чакта аңа 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү, 240 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгәннәр.

Шул ук елны, август аенда янә исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем ителгән. Аңа 3 елга транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү белән 300 сәгать мәҗбүри эш рәвешендәге җәза билгеләгәннәр.


Әмма ир янә аек булмаган хәлдә автомобиль руле артына утыра һәм юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Медицина тикшерүе узудан баш тарткан.

Ир суд утырышында үз гаебен таныды.

Суд аңа 6 ай колония-поселениедә җәза срогын үтәп, 3 елга һәм 10 айга транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса